Минтимер Шәймиев: «Театр елының яхшы башлангычы»

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген - бөек рус артисты Василий Иванович Качаловның тууына 144 ел  тулган көнне, Казан рус Зур драма театрында Театр музеен ачу тантанасы булды.

Кунакларны театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский каршы алды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың «Яңарыш» Фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук республиканың театр, музей җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Тантана кунаклары театр фойесындагы Качалов һәйкәле янында җыелдылар. Алар арасында А. А. Бахрушин исемендәге  Дәүләт үзәк театр музее генераль директоры Дмитрий Родионов, Щепкин исемендәге Югары театр училищесы ректоры  Борис Любимов, В. И. Качаловның оныгы Никита Баранов, МХАТ музее директоры Марфа Бубнова, С. В. Образцова исемендәге академия курчак театры директоры Ирина Корчевникова, «Театрал» федераль журналының махсус корреспонденты Анна Тимина да бар иде.

Яшь артистлар тарафыннан театрның тарихына  багышлап күрсәтелгән театральләштерелгән керештән соң, чарада катнашучыларны ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сәламләде.

«Республиканың барлык  театрларына зур рәхмәт, Театр елына яхшы старт бирелде. Күптән түгел без РФ мәдәният министры Владимир Мединский катнашында Республика Мәдәният министрлыгының коллегиясен уздырдык. Бүген театр музее ачабыз. Бу Театр елының яхшы башлангычы. Мин бу вакыйга белән барыбызны да котлыйм. Бу бөтен Россия җәмәгатьчелеге өчен дә яхшы сигнал. Шулай дәвам итик!», - дип билгеләп үтте ул.

Музей оештыруның әһәмиятенә басым ясап, Минтимер Шәймиев: «Безнең театрларда күпме атказанган мәдәният эшлеклеләребез бар! Бу - рухи байлык. Без республика территориясендә матди мирасны торгызу эше белән шөгыльләнәбез. Безнең рухи мирасыбыз да  бай. Аны да торгызырга кирәк, бу хакта күбрәк сөйләргә кирәк. Казанда Театр сәнгатенә нигез салган танылган актерларны искә алу -  бик куанычлы. Качалов исемендәге рус Зур драма театры Татарстанның театр сәнгатен үстерүдә зур роль уйный. Василий Ивановичның туган көнендә безгә, барлык тамашачыларга, шундый матур бәйрәм бүләк иттегез, афәрин!», - дип әйтте.

Минтимер Шәймиев яңа музейның директоры Роман Копыловка Казан, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге сурәтләнгән истәлекле тәңкәләр салынган тартма тапшырды.

Яңа музейга керер алдыннан Минтимер Шәймиев, Александр Славутский һәм Дмитрий Родионов тантаналы рәвештә тасманы кистеләр.

Алар музейның сирәк экспонатларын: Василий Качалов хатлары һәм шәхси әйберләре коллекциясен, 1837 елдан башлап тупланып килгән театр костюмнарын, афишалар һәм программаларын карадылар.

Музей театрның ике катында 300 кв. метрлы мәйданда урнашкан. Экспозицияне формалаштыру һәм рәсмиләштерү буенча эшләр берничә ел дәвамында алып барылган. 20 меңнән артык экспонат: афишалар, программалар, фотографияләр, эскизлар, макетлар, костюмнар, хатлар һәм шәхси әйберләр – 1791 елда Казанда рус театрының барлыкка килү вакытыннан башлап үсеш тарихын күзалларга мөмкинлек бирәләр.

Музей экспозициясенә Төп сәхнә спектакльләренә алган билетлар белән, куелыш алдыннан һәм антрактлар вакытында керергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International