РФ Мәдәният министрлыгы «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурс игълан итте. Ярдәмне барлыгы 100 иҗади проект алачак. Алар музыкаль, театраль, сынлы сәнгать, халык иҗаты тармагына кагылышлы, Россия халыкларының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә Россия гражданнарының үзенчәлекләрен ныгытуга, рус теле һәм әдәбиятын, халык сәнгать һөнәрчелеген һәм кәсепләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш.
Гаризалар 24 гыйнвардан 1 мартка кадәр кабул ителә.
Конкурс турында мәгълүмат Россия Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында министрлык/департаментлар/региональ үсеш һәм өстенлекле проектлар департаменты бүлегендә урнаштырылган.