Татарстан Республикасы Милли музеенда “Тизрәк, музейга!” акциясе үткәреләчәк

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 1-28 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары, «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тизрәк, музейга!” акциясен уздыра.

Музей көн саен махсус комплекслы музей программаларын тәкъдим итә. Квестлар кысаларында укучылар билгеләнгән маршрут буенча узып, интеллектуаль биремнәр чишәчәк. Тукыма туку, керамика, агач белән эшләү остаханәләрендә балалар үзләренең иҗади сәләтләрен үстерә алачак.

“Тизрәк, музейга!” акциясе гомуми белем бирү программасына отышлы  өстәмә булачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International