2019 елның 2-5 февралендә Мәскәүдә «Известия-Холл» концерт залы сәхнәсендә халык хореографиясе өлкәсендә уникаль вакыйга – халык биюләре буенча «Folk of Dance» телевизион проектының финалы узачак. Жюри составына Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов тәкъдим ителгән.
5 февральдә 12.00 сәгатьтә РИА Новости агентлыгының президент залында матбугат конференциясе һәм халык хореографиясе буенча “Folk of Dance” проектында җиңгән төбәк җитәкчеләре белән телевизион күпер узачак.
Өстәмә мәгълүмат: +7 (495) 137-99-70 телефоны буенча, e-mail: general@folkofdance.com