Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, рәссам Айдар Нурмөхәммәт улы Хисамовның вакытсыз вафат булуына бәйле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Айдар Нурмөхәммәт улы 1962 елның 19 августында Татарстан Республикасы Ютазы районының Кәрәкәшле   авылында туа.

1981 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

1991 елда Санкт-Петербургның И. Е. Репин исемендәге сәнгать академиясен тәмамлый.

1998 елда Россия Сәнгать академиясенең Казан шәһәрендәге иҗат остаханәсен тәмамлый.

2003 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International