10 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында П. И. Чайковский музей-утары (Воткинск шәһәре) фондларыннан оештырылган күргәзмә ачыла. Чара Россиядәге Театр елына багышланган.
Петр Ильич Чайковский үзеннән соң бик зур мирас калдырган – аның әсәрләре 62 том тәшкил итә. Композиторның әсәрләре рәссамнарны, шагыйрьләрне, декоратив-гамәли сәнгать осталарын гаҗәеп матур әсәрләр иҗат итәргә илһамландыра.
Шулай итеп, күргәзмәдә Ижау рәссамы Елена һәм Марина Лебедевалар иҗат иткән уникаль фарфор курчаклар тәкъдим ителгән. Күргәзмәне композитор музыка язган спектакльләргә декорацияләр эскизлары тулыландыра. Алар танылган театр рәссамнары Татьяна Бруни, Тамара Старженецкая, Александр Лушин, Софья Юнович, Иван Севастьянов тарафыннан башкарылган. Икенче залда фотограф Максим Култышевның “Музыка яши торган шәһәр” коллекциясе тәкъдим ителә.
Иске Яңа ел һәм Россиядә Театр елы башлану алдыннан әлеге чара, һичшиксез, истәлекле вакыйга булачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8(85557) 7-89-38.