Бу ел Венгрия кинематографы өчен юбилей елы - 110 ел элек, 1908 елда, Венгриядә беренче кинокомпаниягә нигез салынган.
Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы «Татаркино» белән бергәләп бу истәлекле датаны Венгрия киносы көннәрен оештыру белән билгеләп үтте һәм Казан тамашачысына дүрт фильм күрсәтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мәскәүдәге Венгрия мәдәни үзәге Венгрия киносы көннәрен оештыруда һәм фильмнарны сайлап алуда зур ярдәм күрсәтә.
Чыннан да, казанлылар җитди, бик көчле кино күрделәр. Беренче ике фильм - ул, асылда, әхлакый дәресләр.
Көннәрне оештыручылар балалар турында да онытмаган. Программага Аттила Даргайның “Лисенок Вук” анимация фильмы кергән иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы барлыкка килү белән, татарстанлылар өчен бу илнең үзенчәлекле мәдәнияте һәм гаҗәеп тарихы ачылды. Киләсе ел бу юнәлештә Татарстан өчен дә, Венгрия өчен дә күп кенә кызыклы вакыйгалар һәм очрашулар алып килер, дип өметләнәбез.