Казанның яшь гражданнары Татарстан Республикасы мәдәният министры кулыннан беренче паспортларын алды

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы булган Г.Тукай музеенда “Мин - Россия гражданины!” - “Мин - Татарстан баласы!” исемле чара булды. Казан шәһәренең яшь кешеләренә тантаналы шартларда  паспортлар тапшырылды. “Мин - Россия гражданины!” -  “Мин - Татарстан баласы!” акциясе Татарстан Республикасы Милли музее һәм Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе тарафыннан 2013 елдан алып  үткәрелә һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты. Министр кулыннан Казан шәһәренең төрле районнарыннан килгән 7 егет-кыз паспорт алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International