Сарманда күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган иҗат очрашуы узды

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Сарман район үзәгенең сәнгать мәктәбендә күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган иҗади очрашу узды. Язучының тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева, улы - драматург Мансур Гыйләҗев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова әдип турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Сәнгать мәктәбе Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән кызыклы программа әзерләгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International