10 декабрьдә Google компаниясе «Союзмультфильм» һәм «Билайн» компаниясе ярдәмендә әдәби онлайн-марафон уздырды. Google-укуларда Россиянең алты шәһәрендә яшәүчеләр катнашты. Укулар туры эфирда YouTube яки skazki.withgoogle.com сайтында күрсәтелде.
Проектта танылган кешеләр һәм гадәти интернет-кулланучылар катнашты. Проектка бөтен Россиядән 300дән артык кеше җәлеп ителде, алар 70кә якын халык һәм авторлык әкиятләрен укып ирештерде. Әсәрләр арасында “Камыр-Батыр” татар халык әкияте дә бар иде.
Татарстанда укулар республиканың төп музеенда – Татарстан Республикасы Милли музеенда узды. Проект мәйданчыгы буларак “XVIII гасырда Казан губернасы” экспозициясе сайланды. Нәкъ менә биредә Екатерина IIнең XVIII гасыр уртасындагы дворян каретасы тәкъдим ителгән, ул тылсымлы риваятьләр чорыннан килгән, ә интерьердагы көмеш, пыяла, фарфор предметлар, шулай ук бөек императорларның портретлары әкияти атмосфераны тагын да тулыландыра.
Казанда онлайн-марафонны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачты. Ул «Камыр-Батыр» әкиятен укыды.
Проектка шулай ук Республиканың Милли музее хезмәткәрләре, журналистлар, блогерлар да кушылды, теләгән һәркем әкиятне укып кына калмыйча, музей экспозицияләре белән дә таныша алды.