Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Җырлый торган казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабы тәкъдир ителде

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев тарафыннан төзелгән «Җырлый торган казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабы тәкъдир ителде.

Китап “Җыен” Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча Төбәк хәйрия фонды тарафыннан чыгарылган. Аңа автор-төзүче Разил Вәлиев тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән төрле илләр һәм халыкларның 56 әкияте кергән. Разил Вәлиев инде күп еллар буе үзенең кечкенә укучыларын  “Ялкын” журналы битләре аша кызыклы әкиятләр белән таныштырып бара. Аларның шактый өлеше “Алтын алма” (2006), “Ай юрганы” (2011), “Казлар-аккошлар” (2014) китапларында басылып та чыкты.

Басма Казан шәһәренең 6нчы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының матур эшләре белән иллюстрацияләнгән.

Әлеге китапның рәссам-бизәүчесе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең графика секциясе рәисе, Б. Урманче премиясе лауреаты, Бөтенроссия китап сәнгате конкурсы лауреаты Григорий Әйдинов.

Презентациядә әкиятне төзүче, тәрҗемәче Разил Вәлиев һәм китапны бастыруда катнашкан иҗат төркеме булды. Чарада шулай ук 6 нчы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, язучылар һәм журналистлар катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншинаның сәламләү сүзе белән башланып китте, ул басманы тәкъдир итүне китап сөючеләр өчен чын бәйрәм дип атады.

Разил Вәлиев «Җырлый торган казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабын төзүдә катнашкан иҗат төркеменә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул әкиятләрнең кешедә иң яхшы сыйфатлар формалаштыруына басым ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International