Конкурста катнашучы фильмнар 2019 елның апрелендә Мәскәүдәге «Мир Искусства» кинотеатрында күрсәтеләчәк.
Казанның «ФИЛЬМФЭЙ» анимация студиясенең “Домой» мультфильмы «Арткино 11» фестиваленең сайлап алу турын узды. Конкурста катнашучы фильмнар 2019 елның апрелендә Мәскәүдәге «Мир Искусства» кинотеатрында күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, «ФИЛЬМФЭЙ» студиясенең иҗат төркеме "Домой" мультфильмындагы җырны кытай теленә тәрҗемә иткән. Аны Россия Федерациясенең халык артисты Ренат Ибраһимов башкара.
Белешмә:
«Домой» мультфильмы - «ФИЛЬМФЭЙ» анимация студиясенең һәм Россия Федерациясенең халык артисты Ренат Ибраһимовның уртак проекты. Пластилиннан 6000нән артык кадр ясалган, картина өстендә ел буе 8 рәссам эшләгән.
Рус телендәге мультфильмга сылтама http://filmfay.com/domoi/
Кытай телендәге мультфильмга сылтама https://youtu.be/SImfoFEnboY