“Смена” Заманча мәдәният үзәгендә унынчы китап фестивале узачак

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

2018 елның 8, 9 декабрендә, “Смена” Заманча мәдәният үзәгенең бишьеллыгын билгеләп үткән  көннәрдә, үзәк бинасында  унынчы китап фестивале — ике көнгә исәпләнгән интеллектуаль әдәбият ярминкәсе, бай эчтәлекле белем бирү программасы  белән зур шәһәр бәйрәме узачак. Бүген фестивальнең төп темасы билгеле булды —  “Алга таба нәрсә булыр?” дигән сорауга җавап эзләү,  шулай ук киләчәкнең төп юнәлешләре турында фикер алышу оештырылачак.

Киләчәк проблемасына үз карашын табигать фәннәре вәкилләре тәкъдим итәчәк: алар хәзерге вакытта фәнни дисциплиналар үсеше белән таныштырачак, киләчәктә галимнәрне нинди үзгәрешләр көтә, бу тормышка ничек йогынты ясарга мөмкин, дигән сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итәчәк.

"Алга таба нәрсә булыр?”  дигән сорауга шулай ук Россиянең  алдынгы китап нәшриятлары җитәкчеләре дә җавап бирәчәк. Алар узып баручы елга йомгак ясап, 2019 елда булачак мәдәни трендлар турында сөйләячәкләр. Моның өчен Казанга Россиянең баш нәшриятлары редакторлары киләчәк.

Кышкы китап фестиваленең балалар программасы экология темасына багышлана. Мастер-класслар вакытында укытучылар балалар белән тереклек тарихы турында сөйләшәчәк, аларны хайваннарның, үсемлекләрнең һәм кошларның сирәк төрләре белән таныштырачаклар Шулай ук балалар чүпләрне аерып җыю һәм эшкәртү зарурулыгыпланетаны саклау ни өчен шулай мөһим икәнлеге турында  белә алачак. Мастер-классларда катнашучылар ял көннәрен гаджетларсыз уздырачак һәм балаларның,  ата-аналар ярминкәдә китаплар сайлаган арада, укырга, уеннар уйлап табарга, рәсем ясарга, әйләнә-тирә дөньяны танып белергә мөмкинлеге булачак.

Фестиваль Казан мэриясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Тере шәһәр»заманча сәнгатенә ярдәм фонды ярдәмендә оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International