2018 елның 8-9 декабрендә «Казан дәүләт мәдәният институты» Халыкара сөйләм һәм вокал сәнгате буенча фестиваль – конкурс үткәрә.
«Илһамият» фестиваль-конкурсын Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты оештыра.
Фестивальнең максаты:
- татар телен һәм әдәбиятын, халык җырларын, татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен пропагандалауга, өйрәнүгә һәм популярлаштыруга булышлык күрсәтү.
Фестивальнең бурычлары:
- сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү;
- Республиканың татар язучылары, шагыйрьләре һәм композиторларының иҗаты үрнәгендә балаларда ватанпәрвәрлек һәм милли үзаң тәрбияләү;
- сәнгать зәвыгын формалаштыру;
- туган телгә сакчыл мөнәсәбәт, милли авторларның әсәрләрен пропагандалауны актуальләштерү.
Җаваплы хезмәткәр - режиссура һәм актерлык осталыгы һәм татар театр эстрадасы кафедрасы профессоры, Россия Федерациясенең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты Хамматова Эльмира Мифтах кызы (телефон: 8-927-439-70-43), электрон адрес: ilhamiyat@mail.ru