Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә «Россия. Реализм. XXI гасыр» күргәзмәсе ачылачак

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 елның 7 декабрендә 11.00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясе реконструкция эшләреннән  соң яңартылган залларын Казандагы Рус музее Мәдәни-күргәзмә үзәгенең “Россия. Реализм. XXI гасыр” проекты белән ачып җибәрә. Тамашачылар игътибарына хәзерге заман рәссам-реалистларының (Марина Алексеева, Николай Блохин, Екатерина Бородавченко, Александр Величко, Александр Виноградов һәм Владимир Дубосарский, Ринат Волигамси, Илья Гапонов, Дмитрий Грецкий һәм Евгения Кац, Вадим Григорьев-Башун, Александр Дашевский, Ирина Дрозд, Фрол Иванов, Полина Канис, Кирилл Котешов, Дмитрий Локтионов, Александр Морозов, Ольга Оснач, Павел Отдельнов, Екатерина һәм Игорь Пестов, Виталий Пушницкий, Керим Рагимов, Денис Саунин, Хамид Савкуев, Виктор Сафонкин, Мария Сафронова, Александр Тимофеев, Александр Токарев, Михаил Хазин, Алан Хатагты, Кирил Челушкин) эшләре тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның яңартылган Заманча сәнгать галереясе мәйданчыгында традицион булганнардан тыш, инновацияле жанрлар һәм иҗат төрләре дә урын алган. Экспозициядә Рус музее, «Екатерина» Мәдәният Фонды, «Триумф» галереясе, Artwin Gallery галереясе, Марина Гирич галереясе, Anna Nova галереясе, Евгений Хамин коллекцияләре, шулай ук авторларның үзләрендә саклана торган  әсәрләр  урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International