2018 елның 6, 7 декабрендә 18.30 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театрында Ф. М. Достоевскийның “Бесы” романы буенча театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйган «Бал.Бесы» спектакленең премьерасы була. Инсценировка 16 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен.
Спектакль турында:
«Бесы» романында Федор Михайлович Достоевский үзенчәлекле психологик мохит хөкем сөргән кабатланмас дөнья булдырган. Аның персонажлары күпьяклы һәм катлаулы, һәрберсендә идея өчен, яхшылык һәм явызлык, нәфрәт һәм мәхәббәт көрәше.
«Бесы» - җәмгыятьнең көн кадагындагы проблемалары турында. Бу - тамашачы белән җитди сөйләшү, «ышаныч», «Ходай», «Азатлык», «гаеп», «Тәүбә» һәм, ниһаять, «мәхәббәт» төшенчәләре хакында уйлану.
Жанр: сигез өлештән торган антрактсыз монолог.
Спектакльдә театрның яшь артистлары Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Егор Белов, Владислав Львов, Эльвина Булатова, Эльмира Рәшитова, Гүзәл Вәлишина, Полина Малых уйный.
Спектакль өстендә эшләделәр:
Режиссер - Туфан Имаметдинов;
Рәссам - Лилия Имаметдинова;
Хореограф - Марсель Нуриев;
Музыкаль бизәлеш - Туфан Имаметдинов, Камил Гатауллин;
Ут буенча рәссам - Николай Романов.
Спектакльнең премьера көннәре:
6 декабрь 18.30
7 декабрь 18.30
Спектакль «Театр - балаларга» федераль партия проекты кысаларында куелган.
Журналистларга аккредитация узу мәҗбүри.
ММЧ вәкилләрен теркәү электрон почта аша:
tuz-piar@mail.ru яки +7-960-084-17-12 (Алена) телефоны буенча.
Катнашу турында 6 декабрьдә 16.00 сәгатькә кадәр хәбәр итүегез сорала.