Вологда өлкәсе Хөкүмәте НТВ телекомпаниясе һәм “РЖД” ААҖ белән берлектә “Кыш Бабайның Яңа ел сәяхәте” дигән уртак проектны гамәлгә куя

2018 елның 30 ноябре, җомга

Вологда  өлкәсе Хөкүмәте  НТВ телекомпаниясе һәм “РЖД” ААҖ белән берлектә “Кыш Бабайның Яңа ел сәяхәте” дигән уртак проектны гамәлгә куя. Әлеге чара кысаларында Россия Кыш Бабае илебезнең барлык балаларын котлау өчен Бөек Устюгтан  Россия шәһәрләре буенча сәяхәт кыла.

Алдагы еллардагы кебек үк, Россия халкы һәм чит илләрдә яшәүчеләр  Кыш бабайның хәрәкәт итүен НТВ телекомпаниясе эфиры аша күзәтеп тора алачак.

Проектны гамәлгә ашыру  төбәкләребез арасында дустанә һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру, гаилә кыйммәтләрен  саклау, илебез гражданнарының үзара  аңлашу һәм дуслыгы атмосферасын булдыруга ярдәм итәчәк.

Казан шәһәрендә Кыш бабай 30 ноябрь – 2 декабрь көннәрендә булачак.

Шуңа бәйле рәвештә,Сездән, Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, проектны гамәлгә куюда һәм Кыш Бабайны каршы алу чараларын үткәрүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Вологда өлкәсенең Россия Федерациясе территориясендәге проект координаторы – Боркунов Олег Петрович, “БиС” продюсер компаниясе җитәкчесе, электрон  почта адресы: borkunov@mail.ru, телефон: +7-921-250-52-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International