Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Мин-китап укучы» әдәби проекты кысаларында китапханә дәресләре үткәрелде

2018 елның 30 ноябре, җомга

2018 елның ноябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Кремль ур., 33 нче йорт) укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Мин – китап укучы» әдәби проекты кысаларында «Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе үткәрде.

Чара барышында укучылар Совет һәм Россия язучысы, крокодил Гена, Чебурашка кебек геройларны тудырган Эдуард Успенскийның (1937-2018) биографиясе һәм иҗаты белән танышты. Авторның барлык әсәрләре дә диярлек төрле телләргә тәрҗемә ителгән. Ул уйлап тапкан персонажлар бөтен дөнья тамашачыларының мәхәббәтен казанган. Иң танылган геройларының берсе - Простоквашинодан Федор һәм аның дуслары Матроскин белән Шарик. Китапханә дәресе вакытында балалар образларны тудыру  тарихы белән танышты, алар белән булган кызыклы вакыйгаларда катнашты, авторның үз геройларына ни дәрәҗәдә охшавын белде. Дәрес ахырында алар өчен табышмаклар чишү, викторина һәм башка мавыктыргыч чаралар оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International