Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган артисты Виктор Третьяковның юбилей концерты була

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиядә һәм аннан читтә популяр булган автор һәм башкаручы Виктор Третьяков сәхнәдә  инде 30 ел. Үзенчәлекле һәм күпкырлы артист социаль, лирик һәм юмористик композицияләр авторы буларак билгеле. Виктор Третьяковка беренче танылу 90 нчы еллар башында сәяси һәм гражданлык җырлары белән «Взгляд» телепрограммасында чыгыш ясаганнан соң килә. Ә лирик автор буларак аны Грушин фестиваленнән соң белә башлыйлар. Тамашачыларының күбесенә ул «Тюбик» җыры ярдәмендә таныш, соңгы елларда бу әсәр аның визит карточкасына әверелде.  Җыр «Смехопанорама», «Шутка за шуткой» тапшыруларында, «Шансон» радиосында даими яңгырый.

Концерт программасында: Виктор Третьяковның авторлык җырлары, яңа альбомын тәкъдир итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International