2018 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Казан, К. Маркс ур., 36) чит телләр бүлегендә 4-7 яшьлек балалар өчен "Куян Ханс белән немец теле" дәресләре башланды.
Балалар уйнап, биеп, рәсем ясап, бернинди билгеләрсез һәм грамматикасыз гына куян Ханс ярдәмендә телне өйрәнәчәк. Куян бары тик немец телендә генә сөйли. Программа өчен материал Будапештта эшләнгән һәм Көнчыгыш Европа балалар бакчаларында сыналган.
Беренче дәрестә балалар Ханс белән танышты, аның йортын бизәде һәм немец телендә беренче сүзләрне өйрәнде.
Теләүчеләрнең барысын да якшәмбе көннәрендә сәгать 11дә немец телен өйрәнергә көтәбез. Дәреснең бәясе 150 сум.
Белешмәләр өчен телефоннар: 292-25-20, 292-50-49