26 ноябрьдә В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова һәм Г. Державин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Ольга Леваднаяның юбилей кичәсе булды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Ольга Леваднаяны котларга дуслары, хезмәттәшләре, талантын хөрмәт итүчеләр башка кешеләр җыелган иде. Шагыйрә юбилее уңаеннан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе, Казан шәһәре мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы, Татарстан Язучылар берлеге, Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Казан шәһәре ветераннар советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

“Казанда ел фасыллары” дигән кичә музыкаль спектакль стилендә узды. Ольга Левадная шигырьләре, А. Вивальди, П. Чайковский, А. Глазунов, И. Вельгас, Э. Низамов, Р. Низаметдинов музыкасы яңгырады. Кичәдә «Renaissance» камера оркестры, «Sforzando» Яшьләр оркестры, Гүзәл Саттарова, Алексей Киселев, «Диалог» шигъри театры, «Тремпель» театры катнашты. Биредә  Казан рәссамнары  күргәзмәсе һәм “Ел фасыллары” киномюзиклы да тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International