С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында IV Раштуа фестивале узачак

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 23 декабреннән 2019 елның  6 гыйнварына кадәр С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында IV Раштуа фестивале узачак. Фестиваль, гадәттәгечә, Раштуаның католицизмда һәм  православиядә билгеләп үтелгән чорларын колачлый һәм тамашачыларга Татарстанның әйдәп баручы музыка коллективлары һәм башкаручылары катнашында бай эчтәлекле тематик программа тәкъдим итә.

23 декабрьдә фестиваль кысаларында Казанның “Фантазия” джаз-оркестры чыгыш ясаячак.

28 декабрь көнне Фестивальнең афишасында Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры концерты була.

3 гыйнварда «Renaissance» камера оркестры тамашачыларны популяр классик һәм эстрада әсәрләреннән торган бәйрәм программасына чакыра.

4 гыйнварда сәләтле музыкантлардан торган биш квартет тамашачы өчен  шәмнәр яктысында кышкы кичә  атмосферасын тудырачак.

5 гыйнварда фестиваль кысаларында Болактагы Яшьләр театры оркестры чыгыш ясаячак.

Раштуа фестивале кысаларында иң яшь тамашачылар өчен  Рөстәм Галич (АКШ) һәм Казанның яшь музыкантлары  катнашында «Золушка» музыкаль фантазиясе, шулай ук Лада Лабзина башкаруында  органлы әкият күрсәтеләчәк.

Тулырак программа рәсми сайтта урнаштырылган http://gbkz-rt.ru/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International