Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе “Күрү буенча инвалидларны социомәдәни тернәкләндерүдә яңа алымнар” Халыкара интернет-конференциясен оештыруда катнашты

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Конференция Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Тула өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне, Тула өлкәсе (Россия) Хөкүмәте һәм Могилев өлкәсе башкарма комитеты (Беларусь Республикасы) арасында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында онлайн режимда узды. Анда Тула өлкәсенең сукырлар өчен махсус китапханәсе, Татарстанның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе, Могилев шәһәре (Беларусь) дәүләт иҗтимагый китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы катнашты.

Чара барышында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укуга җәлеп итү, күрү буенча инвалидларны социомәдәни тернәкләндерү һәм реабилитацияләү өлкәсендә инновацияле эш, китапханә укучыларына заманча цифрлы хезмәт күрсәтү кебек  мәсьәләләр каралды.

Китапханәнең матбугат хезмәте 89033438746.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International