14 һәм 15 декабрьдә Нанкин шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итә. Спектакль Ибсен Халыкара институты һәм дөньядагы иң борынгы университетларның берсе - Нанкин университеты оештырган "Күчеп йөрүче дөньялар" фестивале кысаларында уйнала.
Спектакльләрдән тыш, фестиваль көннәрендә Нанкин университеты студентлары һәм форумда катнашучылар өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев лаборатория үткәрәчәк. Ә Камал театры директоры Илфир Якупов түгәрәк өстәлдә катнашачак.