5 декабрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында VI халыкара «Абязов-фестиваль» ачыла

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

5 декабрьдә 19.00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында VI халыкара "Абязов-фестиваль" ачыла.

2011 елда сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов тарафыннан оештырылган La Primavera оркестрының музыка форумы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. Проект музыка, театр, хореография, рәсем сәнгате, музей сәнгате һәм төрле жанрларны берләштерә: классика, джаз, рок, этно, рәсем сәнгате, җыр анимациясе, нәфис сүз.

Алтынчы фестиваль рокка багышланган һәм «РОК классикасы» дип атала. Фестиваль “La Primavera” камера оркестры һәм Казанның “Волга-Волга” төркеменең уртак чыгышы белән ачыла.

Концерт программасына җанатарларга яхшы таныш яңача яңгыраш алган композицияләр, шулай ук әлеге концерт өчен махсус язылган җыр премьералары керә.

Солисты - Антон Салакаев, дирижер пульты өчен – Рөстәм Абязов.

10 декабрь, 18.30 сәгатьтә

“Абязов-фестиваль”гә  La Primavera Казан камера оркестры һәм Рөстәм Абязов тарафыннан күренекле рок-җырчы,  “Голос 60+” проекты финалисты Николай Арутюнов һәм аның Quorum командасы чакырылган.

14 декабрь, 18.30 сәгатьтә

Тhe Beatles иҗатын Казанның With төркеме тәкъдим итәчәк. Концерт программасына «The Long And Window Road», «Eight Days A Week», «She 's Leaving Home», «We Can Work It Out», «Hey Jude», «Yellow Submarine» кергән.

Фестиваль концертында Казаннан тагын бер коллектив - Guitarra Magia катнашачак.

 

16 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында фестивальнең ябылу тантанасы узачак.

«Абязов-фестиваль»нең дүртенче көне Олег Сакмаровка һәм аның иҗади командасына бирелә. Проектта Алинә Шәрипҗанова да катнашачак.

 

24 декабрьдә 18.30 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында "Томсктан Фрэнк Синатра" концерты була.

Раштуа концерты программасына La Primavera оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов Томск музыканты,  джазның «алтын гасыр» җырларын башкаручы, «Синатра Томск» клубы арт-директоры   Андрей Иноземцевны  чакырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International