Казан Кремлендә Евгений Хайловның «СОПРИЧАСТНОСТЬ» күргәзмәсе ачыла

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 28 ноябрендә 15.00 сәгатьтә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей – тыюлыгы һәм “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы Евгений Хайловның "СОПРИЧАСТНОСТЬ" күргәзмәсен ачу тантанасына чакыра.

Күргәзмә Мәскәү архитекторы һәм рәссамы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Халыкара сәнгать фонды әгъзасы Евгений Хайловның 70 яшьлек юбилее алдыннан ачыла.

Экспозиция авторның  яңа иҗади  этабы белән таныштыра. Бу - рәссамның рухи-фәлсәфи уйланулары һәм илһам чыганагын аңлау нәтиҗәсе. Рәссам Евгений Хайловның Көнчыгышның тышкы күренеше, экзотик һәм тәэсирле колориты җәлеп итми, православие динендәге славянин мәңгелек сорауларга җавап эзли, диннәрнең уртак якларын һәм аерымлыклары турында уйлана, пумала ярдәмендә Коръәннең төп әхлакый принципларын сүрәтләргә омтыла.

Е. Хайлов картиналары төрле материаллар: агач, күн, металл, май, тукымалар, энҗе һәм кыйммәтле ташлар кулланып, үзенчәлекле техникада иҗат ителгән.

Белешмәләр өчен телефон: 8(903)342-69-26, (843) 567812.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International