Казан яшь тамашачы театрының А. С. Пушкин әсәре буенча баш режиссер Туфан Имаметдинов тарафыннан куелган «Выстрел» спектакле «Әкияти палитра - 2018» III төбәкара фестивалендә “Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)” дип табылды.
Илнур Гарифуллин Сильвио ролен башкарган өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче булды, ә Егор Белов Иван Петрович Белкин роле өчен «Икенче пландагы иң яхшы роль» исеменә лаек булды.
Фестиваль 19 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр М. Сеспель исемендәге Чувашия дәүләт яшь тамашачы театрында үткәрелде.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-08-00.