2 декабрь көнне 12.00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Инвалидлар декадасы (1-10.12.18) һәм Халыкара инвалидлар көненә (3.12.18) багышланган «Игелек сәнгате» концерты була. Концертта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән талантлы артистлар: бард Владимир Гаранин, «Не-За-Ми» ансамбле, шагыйрә Александра Кашина, «Крылья» ишарәле җыр ансамбле, «Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, 18нче балалар музыка мәктәбе укучылары Тимур Фазлиев, Светлана Филимонова, Олеся һәм Анастасия Машейко катнашачак.
Алар белән бергә Анна Голишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» Казан камера оркестры, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, «Красная горка» ансамбле, җырчылар Эльвира Авзалова, Рөстәм Насыйбуллин, Кирилл Логинов, Мария Семенова, аккордеонист Алмаз Әхмәтҗанов, Роман Мөдәрисов чыгыш ясаячак. Программада - А.Ключарев, А. Пьяццолла, Ф. Шопен әсәрләре, халык җырлары, кинофильмнар музыкасы. Алып баручы - Сәмирә Латыйп.
Татарстан Республикасы Дәүләт Зур концерт залы фойесында күргәзмә оештырылачак.
«Игелек сәнгате» форумы һәм концертлары С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында 2014 елдан бирле, ел саен декабрь аенда уздырыла.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә элемтә өчен телефон: 8 9274128275, zhanna2801@yandex.ru (Жанна Мельникова).