3 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» исеме астында традицион чара була. Ел саен уздырыла торган әлеге проект кысаларында дөньяның төрле илләренең хатын-кыз кинематографистлары иҗат иткән картиналар күрсәтелә. Фильмнар күрсәтү республика шәһәрләре һәм районнарының муниципаль кинозалларында 3-9 декабрьдә узачак.
Программага Иран, Мисыр, Бангладеш, Төркия, Казахстан, һиндстан, шулай ук Татарстан фильмнары кергән.