Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда әдәби-музыкаль кичә узачак

2018 елның 23 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Казан халкын һәм башкала кунакларын 2018 елның 29 ноябрендә 18.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә булачак  сәнгать-музыкаль кичәсенә чакыра.

Кичәнең беренче бүлегендә сәнгать белеме кандидаты, Татарстанның заманча сынлы сәнгать буенча белгече, музей директорының фәнни эш буенча урынбасары, куратор, Динә Хисамова Лотфулла Фәттаховның  тууына 100 ел тулуга багышланган рәсем һәм графика күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Лотфулла Әбделмән улы Фәттахов - Татарстанның сынлы сәнгать классигы, искиткеч язмышлы кеше.  Ул бик иртә ятим кала, аның уку теләге шулкадәр көчле була ки, булачак рәссам Түбән Новгород авылыннан җәяү Казанга килеп җитә. Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсирлеккә эләккән, концлагерьларда исән калган, аннан соңгы катлаулы чор вакыйгаларын үз башыннан үткәргән кеше. Ачык күңелле, тормышка елмаеп карый белгән Лотфулла Фәттаховның рәсемнәре дә якты кояш һәм яктылык белән сугарылган.

Кичәнең икенче бүлегендә Халыкара конкурсларда татар җырларын башкаручы лауреатлар, Казан дәүләт мәдәният институтының татар театр эстрадасы бүлеге студентлары Фәнил Галиуллин, Регина Рәшитова, Лия Әхәтова, Газинур Хәлимов һәм Илгиз Хәсәншин чыгыш ясаячак.

Белешмәләр өчен телефон: (843)236-69-31, 567-80-43(58).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International