К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Син бит минем бергенәм» спектакленең премьерасы була

2018 елның 16 ноябре, җомга

21-22 декабрьдә – «Син бит минем бергенәм» спектакле премьерасы.

Спектакльнең режиссеры — РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.

Рәссамы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйлметдинов.

Композиторы — Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова.

Хореографы — Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова.

Спектакльдә катнашалар — Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина. Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Гарәпшина, Люция Галләмова, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Ирек Хафизов.

Яшь артистлар – Булат Зиннәтуллин, Айсылу Мөсәлләмова, Гүзәл Галиуллина, Салават Хәбибуллин.

Спектакль бәхетләренә сугыш аркылы төшкән  ике йөрәкнең саф мәхәббәте турында.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International