Казан яшь тамашачы театрында «Любовь людей» спектакле күрсәтеләчәк

2018 елның 16 ноябре, җомга

22-23 ноябрь көннәрендә 18.30 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә кабат Д.Богославский пьесасы буенча куелган «Любовь людей» спектакле күрсәтеләчәк (режиссеры Туфан Имаметдинов).

Бу әсәрдә нинди мәхәббәт турында сөйләнә?

Спектакльнең барлык персонажлары да җылылык һәм җәйне юксына. Алар барысы да шушы могҗизаны көтеп яши. Бәхеткә һәм җылыга сусаулары шулкадәр көчле ки, бер бәхетле мизгел өчен алар бөтен булган нәрсәләрен корбан итәргә әзер.

Катнашалар: 

Татарстанның халык артистлары Надежда Кочнева һәм Галина Юрченко; Республиканың атказанган артистлары Павел Густов, Алексей Зильбер, Елена Калаганова, Арсений Курченков, Дмитрий Язов, Алсу Густова, Гөлнара Мөхтәрова, Елена Синицына.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү tuz-piar@mail.ru электрон почтасы аша яки +7-960-084-17-12 (Алена) телефоны буенча үткәрелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International