«Сәнгать, фән һәм спорт» фонды Казанда «Үзенчәлекле караш» инклюзив порталын тәкъдир итә

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 13 ноябрендә 16.30 - 20.00 сәгатьтә «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды, Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе,«Гараж» заманча сәнгать музее белән берлектә, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен күпфункцияле интернет-мәйданчык тәкъдим итә. Чара «Кино вакыты» дирекциясе катнашында Ленин исемле мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды 15 октябрьдә «Үзенчәлекле караш» мәгълүмат порталын – сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен күпфункцияле интернет-мәйданчык эшләтеп җибәрде - http://specialview.org.

Порталда офтальмология өлкәсендә инклюзив проектлар, медицина һәм техник эшләнмәләр турында  яңалыклар, тифлопедагоглар һәм психологлар белән әңгәмә, карашлары төрле булган кешеләр тормышыннан кызыклы тарихлар, шулай ук күрмәүчеләр өчен мәдәни, мәгариф һәм спорт чаралары афишасы басыла. Интернет-ресурстан файдаланучылар өчен Россиядә иң зур тифло-аудио кинотеатр эшли. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен порталның барлык материаллары текстта да, аудиоформатта да тәкъдим ителгән, ә барлык фотолар һәм иллюстрацияләр тифлоаңлатма белән бирелгән.

«Үзенчәлекле караш» инклюзив порталын тәкъдир итү программасы:  

16.30 – кунаклар җыелу

17.00 – тәкъдир итү

16.30 – 18.00 – күргәзмә

18.00 – 19.40 – фильм күрсәтү

Белешмәләр өчен телефон: +79534070370 (Альбина Нәфигова)

Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International