Актерлар йортында театр сезонын ачу тантанасы

2018 елның 9 ноябре, җомга

12 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасының театр эшлеклеләре берлеге һәм Актерлар йортының юбилеена багышланган яңа театр сезоны ачылышы була. «Мәхәббәт турында» исемле  тематик кичәнең мәртәбәле кунаклары - сәхнә ветераннары, республиканың театр сәнгате эшлеклеләре, шулай ук иҗат берлекләреннән хезмәттәшләр булачак. Чарага керү чакыру буенча.

2018 елда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенә 80 ел тула, ә Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты үзенең 50 еллыгын бәйрәм итә.

Актерлар йортында сезонны ачу тантанасы - күптәнге театраль  традиция, сезон ачылганнан соң барлык театрларда да үткәрелә торган бәйрәм кичәсе. Кичәне алып баручылар – Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Зөфәр Харисов, Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Искәндәр Хәйруллин һәм театр училищесы укытучысы, “Нур” балалар татар театр студиясе режиссеры Марсель Мәхмүтов та әлеге чараның режиссеры булып тора.

Белешмәләр өчен телефон: +7 904 665 62 23 (Эвелина Галимуллина)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International