2018 елның 11-17 ноябрендә Удмуртия республикасының Ижевск шәһәрендә II Халыкара Парадельфия уеннары узачак. Аларда «Алые паруса Исповедь Ассоль» спектакле белән "Эмоция" иҗади инклюзив студиясе катнашачак. Спектакльнең режиссеры - Неля Суркина. Спектакльдә “Алые паруса” мьюзиклыннан Вера Хохлова җырлары файдаланылачак.
Спектакльдә рус телендәге субтитрлар бар (тамаша вакытында ул экранда күрсәтелә). Спектакльгә декорацияләр РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Ольга Сушкова картиналары буенча ясалган.
Татарстан Республикасын “Хореография” номинациясендә «Шатлык» дуэты - Рифкать Гардиев һәм Валентина Солдатова, “Аудиовизуаль сәнгать” номинациясендә - Георгий Потапов тәкъдим итәчәк.