Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Гаяз Исхакый һәм Ризаэтдин Фәхретдин музейларын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар Чистай районында Гаяз Исхакый тарихи-мемориаль һәм этнография музее, Әлмәт районында Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее торышы һәм перспективалары турында сөйләштеләр.

Комитет рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, октябрь ахырында комитет әгъзалары Чистай районына эшлекле сәфәр кылдылар, Гаяз Исхакый музеенда булдылар. Парламентарийлар күренекле татар язучысы һәм иҗтимагый-сәяси эшлекленең иҗади мирасын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта гражданнардан, иҗтимагый оешмалардан, иҗат берләшмәләреннән учреждениегә дәүләт ярдәме кирәклеге турында күп мөрәҗәгатьләр килә.

 «Бернәрсә дә эшләнми дип әйтеп булмый, бу юнәлештә кайбер омтылышлар бар. Әмма әлегә бернинди нәтиҗәләр дә юк. Белгечләр бинаның капиталь ремонтына күпме акча кирәк булуын исәплиләр. Проблемалар күп, әмма, беренче чиратта, вәзгыятьне музейга керү юллары булмау катлауландыра», – дип билгеләп үтте Разил Вәлиев.

Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин шулай ук юлларның начар торышына игътибар итте. "Хәзер булган юл буенча туристик автобуслар бара алмый. Бездә автобуслар авылга барып җиткәннән соң да, начар юл булганга, кире борылып киткән очраклары да булды. Бу комплекслы проблема», - дип билгеләп үтте ул.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, республикада авыл торак пунктларында юллар төзү программасы эшли. «Ни өчен сез бу программага эләгергә тырышмыйсыз? Әллә сезнең районда җимерелгән юллар күпме?"- дип мөрәҗәгать итте Римма Ратникова Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенә. Җавап бирүче булмады. Депутат татар мәдәниятенең районда тулысынча күрсәтелмәвен дә билгеләп үтте.

Утырышта дөньякүләм  танылган көнчыгыш галиме, педагог, мәгърифәтче, тарихчы Ризаэтдин Фәхретдин музее турында да сүз булды. Ул Әлмәт районының Кичүчат авылында урнашкан. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда мәгърифәтче тууына 160 ел тула.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин музей бинасын ремонтлау зарурлыгы ачык булуын билгеләп үтте, әмма Министрлыкның моның өчен финанс мөмкинлекләре юк. "Шуңа да карамастан, республика Мәдәният министрлыгы музейның туристлык җәлеп итүчәнлеген яхшырту концепциясен эшләргә әзер», - диде ул.

Аннан соң депутатлар татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр һәм уку әсбаплары турында тагын бер контроль мәсьәләне карадылар. Доклад белән ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, республика мәктәпләрендә федераль исемлеккә кертелгән 64 татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр кулланыла, тагын 49 уку-укыту әсбаплары тиешле тикшерүләр узып исемлеккә кертелер өчен әзерләнгән.

Әмма хәзерге вакытта РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан федераль дәреслекләр исемлеген формалаштыру тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать Институты җитәкчелегендә авторлык коллективлары заманча  укыту-методик комплектлар өстендә эшли башладылар. Эшкәртү һәм сынау тәмамланганнан соң, алар шулай ук федераль исемлеккә кертелергә тиеш.

Комитет үз карарында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр, шулай ук татар телендә дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен кирәкле экспертизалар үткәрүне финанслау мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International