С.Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры кунакларга «Кролики и удавы» спектаклен тәкъдим итте

2018 елның 5 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 3 ноябрендә С. Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры кунакларга, Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия фестивале тамашачыларына «Кролики и удавы» спектаклен тәкъдим итте. Коллектив фестивальдә беренче тапкыр катнаша. Артистлар “Бәллүр Кәрим”статуэткасы белән бүләкләнде.

Спектакльнең режиссеры Мәдинә Аргун үз чыгышында театр коллективына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Спектакльдән соң тәнкыйтьчеләр һәм артистлар фикер алышты. «Фазил Искәндәрнең әсәрләрен сәхнәгә кую бик авыр, моның өчен аерым бер осталык кирәк, ләкин режиссер тамашачыга әлеге әсәрнең барлык үзенчәлекләрен җиткерә алды», - дип билгеләп үтте тәнкыйтьчеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International