Алабуга музейлары Сәнгать төне-2018 акциясенә кушылды

2018 елның 5 ноябре, дүшәмбе

3 ноябрь көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Дүрт музей объекты килүчеләр өчен кызыклы интерактив программалар, экскурсияләр һәм мастер-класслар үткәрде.

Күргәзмә залында «Какова пряха, такова на ней и рубаха…» программасы тәкъдим ителде. Анда килүчеләр Тула крае, Рязань, Калуга, Липецк, Курск һәм Белгород өлкәләренең традицион хатын-кыз киемнәрен күрә алды. Музей-тыюлык хезмәткәрләре барлык теләүчеләрне тукымаларны әзерләү һәм буяу технологиясе белән таныштырдылар, станокта сөлге туку, киемнәрне саклау серләрен сөйләделәр. Ә музей осталары курчаклар һәм уенчыклар ясау буенча мастер-класслар үткәрде.

Заманча этносәнгать музее «Сәнгать берләштерә»ипрограммасын тәкъдим итте. Ул 2нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Марина Аммосованың «Золотая осень шерстью» остаханәсеннән башланды.

Музейның икенче катында «СССРда туганнар» исемле ретро-кичә булды, ул «Совет чорының басма графикасы шедеврлары» күргәзмәсе буенча экскурсия белән дәвам итте. Параллель рәвештә музей хезмәткәрләре су өстендә рәсем ясау буенча мастер – класс үткәрде.

Интерактив остаханәләр кунакларны «Эш остадан курка» программасы белән каршы алды, аның барышында балчык, агач, кайрыдан әйберләр ясау  буенча мастер-класслар узды.

Көмеш гасыр китапханәсе хезмәткәрләре бу төндә сүз сәнгате турында сөйләде. Биредә «Глаголом жжем и ночь, и днем!» программасы оештырылган иде.

“Сәнгать төне” акциясендә Алабуга, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Зәй, Бөгелмә, Екатеринбургтан 700дән артык кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International