Бүген Алтай дәүләт театры сәхнәсендә тантаналы рәвештә «Әкият» курчак театрының гастрольләр туры ачылды. Беренче булып “Цветик-семицветик” спектакле күрсәтелде.
Спектакль алдыннан ике театрның җитәкчеләре Роза Яппарова һәм Надежда Васильева тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Без сезнең уңайлы, гаҗәеп сәхнәдә беренче тапкыр. Сезнең шәһәр, Алтай курчак театры коллективының җылы кабул итүе бик ошады”, - диде Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарова.
Гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Алтай өлкәсе Хөкүмәте арасындагы Килешү кысаларында уза. Документ, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш, мәдәни элемтәләрне дә күздә тота.
“Әкият” курчак театры гастрольләре 2 - 5 ноябрь көннәрендә Алтай курчак театры сәхнәсендә уза. Гастрольләр программасында – А. Хаировның “Өч кыз”, Л.Савчукның «Хаврошечка» һәм В.Катаевның «Цветик-семицветик» спектакльләре.
Гастрольләр кысаларында “Әкият” курчак театры вәкилләре Барнаулда яшәүче татарлар белән очрашу үткәрде.