"Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы 2018 елның 20 ноябренә кадәр озайтылды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2018 елның 30 октябрендәге 1307 номерлы боерыгы нигезендә «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы 2018 елның 20 ноябренә кадәр озайтылды.

Гаризалар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

- “Халык-гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләр һәм йолалар”;

- “Портрет”;

- “Фотография-документ. Балаларга юллама” (татар халкының компактлы яшәү урыннарында этник үзенчәлекләре, аларның көнкүреше, көндәлек тормышы турында документаль фотофонд формалаштыруга юнәлдерелгән номинация).

Фотоконкурста Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, гариза биргән һәм 2018 елда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә билгеләнгән вакытта эшне тәкъдим иткән 18 яшькә җиткән гражданнар катнаша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International