4 ноябрьдә “Казан Кремлендә” “Сәнгать төне” акциясе узачак. Музейларда программалар 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр була. Быел акциянең девизы - "Сәнгать берләштерә".
Акция кысаларында Ислам мәдәнияте музеенда берничә кызыклы чара узачак. Дизайнер Алексей Горин леттеринг һәм каллиграфия буенча мастер-класс, ә КФУ лекторы Дидар Оразов Лев Толстой риторикасы буенча лекция-класс үткәрәчәк. Кичә ахырында Алмаз Әсхадуллин һәм KAZAN HijAZZ Music Group төркеме чыгыш ясаячак.
Теләүчеләр "Лев Толстой һәм Ислам дөньясы" күргәзмәсе буенча экскурсиягә кушыла алачак.
Акция программасы:
18.00 - "Сәнгать берләштерәме?”, дискуссия
19.00 - "Лев Толстой риторикасы сәнгате", класс-лекция, лектор: Дидар Оразов
20.00 - Леттеринг һәм каллиграфия, мастер-класс, лектор: Алексей Горин
21.00 – KAZAN HijAZZ Music Group һәм Алмаз Әсхәдуллин
Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-25.