Качалов театр фестиваленең офф-программасы кысаларында, 27 октябрьдә Качалов исемендәге театрда Литваның “Studija JU” студиясендә төшерелгән "Той дорогой" документаль фильмының премьерасы узды. Фильмны режиссер Наталья Ю һәм продюсер Владимир Голиков тәкъдим итте. Фильм РФ Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән оештырылды һәм актер Василий Иванович Качаловның үлүенә 70 ел тулуга багышланган иде. Фильм – күренекле актерның соңгы көннәре турында сөйләү. Әлеге киноны беренчеләрдән булып качаловлылар гына түгел, театр уку йортлары укытучылары һәм студентлары, Казанның музей җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм театр сәнгатен яратучылар да карый алды.
Фильмны тамашачылар җылы кабул итте. Аннан соң тамашачылар театр тәнкыйтьчесе, сәнгать фәннәре кандидаты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Любимов һәм Василий Иванович Качаловның оныгы Никита Баранов белән очрашты.