Казанның 122нче мәктәбендә кино һәм кинореквизит күргәзмәсе булды. Татарстан кинематографына багышланган күчмә күргәзмә экспозициясе республика районнары буенча 2016 елдан бирле йөри. Проектның максаты - кинематографның 1920нче еллардан башлап үсешен күрсәтү һәм потенциаль тамашачыны кино залларына җәлеп итү.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлегенең актив әгъзалары О.Г.Суров һәм В. А. Клячкин Россия киносы елы кысаларында «Вакыт сулышы» исемле белем бирү проектын башлап җибәрде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән Татарстанның 13 районы халкы Татарстан киносы тарихы белән таныша алды. Кино һәм кинореквизитның күчмә күргәзмәсе, Татарстан кинематографының барлыкка килү һәм үсеше турындагы хроник-документаль фильм күрсәтү, Татарстанның танылган кинорежиссерлары белән иҗади очрашулар үткәрү мәктәп яшендәге тамашачыларга ошады. Даими рәвештә мәктәпләргә бару оештырыла.
Бу юлы сценарий авторы һәм режиссер Алексей Барыкин, продюсер Олег Суров Казанның 122нче мәктәбендә тематик сыйныф сәгате үткәрде, анда күчмә күргәзмәнең бер өлеше тәкъдим ителде. Моннан тыш, балаларга «Водяная» фильмын ничек төшерүләре турында сөйләделәр, төп рольне башкаручы Катя Барыкина белән таныштырдылар, «Фильм турында фильм» күрсәттеләр.