Татарстан Республикасы Милли музеенда “Хирасима чаңы” күргәзмәсе ачыла

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

31 октябрь көнендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Хирасима чаңы” күргәзмәсе ачыла.

Россиядә узучы Япония елына багышланган чаралар кысаларында оештырылган яңа күргәзмәдә Надир Әлмиев эшләре тәкъдим ителәчәк, рәсемнәр Хирасима шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләргә нигезләнеп эшләнгән. Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Надир Әлмиев сирәк һәм катлаулы техника белән эшли - ул вакыйгаларның мәгънәсен һәм эчтәлеген үтемле сәнгать чаралары белән бирә торган офортлар ясый.  Гадәти рәсем, классицизм һәм натурализм булмаса да, автор үз фикерләрен һәм мөнәсәбәтен белдерүгә ирешә.

Күргәзмәдә шәһәрнең шартлатуга кадәр ясалган фотографияләре дә урын алган, алар  Хиросимадагы Дөнья  мемориаль музееннан махсус китерелгән. Япония танк лирикасы рус һәм татар телләрендә яңгыраячак. Тәрҗемәләрне татар теленә шагыйрь һәм тәрҗемәче, М.Җәлил исемендәге һәм Евразия халыкара премияләре лауреаты  Ленар Шәех башкарган.

Тәкъдир итү чарасында офортлар авторы - рәссам Надир Әлмиев катнашачак. Күргәзмә 12 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Белешмә өчен телефон: +7(843)292-89-84

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International