Казанда татар театрының күренекле артисты Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта ачылачак

2018 елның 26 октябре, җомга

29 октябрьдә 10.00 сәгатьтә мәшһүр театр актеры, СССРның халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты, ТР Фәннәр Академиясенең мактаулы әгъзасы Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) тантаналы төстә мемориаль такта ачылачак.

Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак. Бу бинада Шәүкәт Хәсәнович 1981-2005 елларда яшәгән. Тантанада актерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашыр, дип көтелә. 

Мемориаль тактаның авторы - Дмитрий Кузнецов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International