2018 елның 1-5 ноябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә 10нчы тапкыр “Арт-галерея. Казан. 2018” күргәзмәсе оештырыла.
Бу - төбәкнең социаль-мәдәни, белем бирү һәм күңел ачуга юнәлдерелгән үзенчәлекле проекты, биредә илебезнең төрле стильләрдә, юнәлешләрдә эшләүче рәссамнары, скульпторлары һәм гамәли сәнгать осталары үз әсәрләрен тәкъдим итә. Күргәзмәгә килүчеләр сәнгать әсәрләре һәм аларның авторлары белән таныша, картиналар, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, сувенирлар сатып ала алачак.
Күргәзмәне уздыруның икенче мөһим максаты - рәссамнар, скульпторлар, осталар, фотографларга аралашу һәм тәҗрибә алмашу өчен шартлар тудыру. Мондый иҗади очрашулар нәтиҗәсендә яңа идеяләр, проектлар туа һәм, нәтиҗә буларак, яңа әсәрләр барлыкка килә.
“Арт-Галерея. Казан. 2018” күргәзмәсендә 200дән артык сәләтле кешеләр һәм коллективлар катнаша. 2018 елда сәнгать галереяләрен, Татарстан Республикасы һәм Россия музейларын җәлеп итүгә, шулай ук сәнгатьне мультиформатта тәкъдим итүгә басым ясалды.
Галерея программасында 4 павильон эшләячәк.
Төп павильон - Россия рәссамнары эшләре күргәзмә-ярминкәсе. Бу - рәсем сәнгате коллекционерлары өчен кызыклы формат. Бирегә килүчеләр авторлар белән якыннан таныша һәм үзләренә ошаган эшне сатып ала алачак.
Күргәзмә программасы мастер-класслар, иҗат коллективлары чыгышлары, конкурслар белән баетылган. Балалар өчен уен мәйданчыгы, ял зоналары эшләячәк.
Моннан тыш, “Арт-галерея. Казан. 2018” чарасы кысаларында “Татарстан Республикасының туристик сувениры” конкурсының 3нче, йомгаклау туры узачак, аны «Халык сәнгать кәсепләрен үстерү үзәге» ДБУ оештыра. Конкурста җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылачак.
Өстәмә мәгълүмат:
«Казан ярминкәсе» ААҖ, 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8,
тел.: +7(843) 202-29-07; + 7 (843) 212-21-44,
e-mail: expokazan@mail.ru
Күргәзмә сайты: www.expokazan.ru, www.artexpokazan.ru
ММЧ өчен элемтә: +7(843) 202-29-18, dpr_kazanexpo@mail.ru