2018 елның 17-18 ноябрендә Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәгендә “Зәңгәр Роза” Халыкара фестиваль - конкурсы узачак.
Конкурс “Мирас” фестиваль үзәге тарафыннан үткәрелә, Россия һәм чит илләрдән катнашучылар өчен ачык.
«Зәңгәр Роза» Халыкара фестиваль-конкурсы вокал, хореография һәм театр сәнгате өлкәсендә Россия һәм чит илләрдән катнашучылар өчен ачык иҗади конкурс булып тора.
Халыкара фестиваль-конкурсның төп максаты – вокал, хореография һәм театр сәнгатендә иң сәләтлеләрне ачыклап, аларга ярдәм күрсәтү.
Фестиваль-конкурста балалар, яшүсмерләр, яшьләр, өлкәннәр, һәвәскәр һәм профессиональ иҗат коллективлары, катнашу өчен гариза биргән һәм ирекле рәвештә оештыру кертемен түләгән башкаручылар катнаша.
Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Элемтә өчен:
8(917)111-37-00 Михаил Минфатыхович
8(906)126-84-60 Алмаз Минхалимович
8(927)725-12-13 Дмитрий Олегович
Рәсми сайт http://fest-blue-rose.ru