С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында булачак La Primavera концертында Бөтенроссия композиторлар конкурсында җиңүчеләрнең әсәрләре яңгырый

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

26 октябрь көнне  18.30 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында булачак La Primavera концертында Бөтенроссия композиторлар конкурсында җиңүчеләрнең әсәрләре яңгыраячак.

La Primavera оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов тарафыннан узган көздә игълан ителгән конкурска сигез ил һәм 32 шәһәр композиторларыннан 72 әсәр кабул ителгән. Россия, Беларусь, Израиль, Чехия, Украина, Казахстан, Төркмәнстан, Молдова вәкилләре үз иҗатларын тәкъдим иткән. Катнашу өчен моңа кадәр беркайда да бастырылмаган һәм башкарылмаган әсәрләр рөхсәт ителгән.

Концертта  Рөстәм Абязов дирижерлык итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International