Татарстан Республикасының Спас районында күренекле татар язучысы Абдулла Алиш тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар узды

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Абдулла Алишның туган авылында  урнашкан язучы бюсты, реконструкция эшләреннән соң, тантаналы шартларда ачылды.

Болгар шәһәренең мәдәният йортында Абдулла Алиш истәлегенә кичә үткәрелде. Анда язучының исемен йөртүче әдәби премия тапшырылды. Быел әлеге премиягә язучы, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты  Факил Сафин лаек булды.  Премияне аңа Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды.

Абдулла Алиш истәлегенә багышланган чараларда Спас районы башлыгы Камил Нугаев, республиканың танылган язучылары, алдагы еллардагы А.Алиш премиясе лауреатлары, мәктәп укучылар, язучының туганнары һәм якыннары катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International