«Идел йорт-2012» театр коллективлары фестиваленең II туры старт алды

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
Фестивальнең максаты – үзешчән театр сәнгатен үстерү, репертуарны киңәйтү, үзешчән артистларның башкару осталыгын үстерү, халык театрлары спектакльләрен киң тамашачы аудиториясенә чыгару, тәҗрибә уртаклашу, халык театрлары, театр коллективлары артистларына методик һәм практик ярдәм күрсәтү.
Фестивальдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы системасындагы мәдәният учреждениеләре базасында эшләүче театр коллективлары, республиканың югары уку йортларында белем алучы студентлар театр коллективлары, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләре мәдәният учреждениеләренең театр коллективлары катнаша.
II тур Түбән Кама, Минзәлә, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Буа профессиональ театрлары һәм Кукмара муниципаль районының һәм Казан шәһәренең мәдәни-күңел ачу учреждениеләре базасында уздырыла.
Фестивальнең III йомгаклау туры Казанда 2012 елның ноябрендә уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International